"Туганайлар" газеты якташыбыз Людмила Аланлы белән әңгәмә уздырган. Шуннан өзек тәкъдим итәбез.
Редакциябезгә танылган шагыйрә, үзешчән җырчы Людмила Аланлы килде. Тиз арада гына блиц-сораштыру үткәрдек. Сорауларыбызга бик теләп җавап бирде ул
– Сезгә нинди кешеләр ошый?
– Миңа ягымлы, ачык күңелле, ихлас, сүзендә торучы, ялган сөйләмәүче кешеләр ошый.
– Ун елдан соң үзегезне ничек күрәсез?
– Бу хакта бүген әйтә алмыйм, әйдәгез, ун елдан соң очрашыйк, шунда сөйләрмен.
– Тормышыгызда кызарырга мәҗбүр иткән бер мизгел?
– Андый нәрсәләр булмагандыр димим, шулай да, тиз генә нәрсәнедер исемә төшерә алмыйм.
– Мәхәббәткә ышанасызмы?
– Әлбәттә, мәхәббәткә ихластан ышанам, алай гына да түгел, яратам.
Ак бәхетләр бүләк итәм сиңа,
Бүләк итәм сөю язмышын.
Бик кадерле, нәфис, ягымлы син,
Минем парым, минем аккошым.
– Тормышыгыздагы иң куанычлы вакыйга?
- Балаларым туган көн! Аннан соң, дүрт яшьлек кызымның беренче тапкыр үзлегеннән өйрәнеп сөйләгән шигырен тыңлагач, ничек сөенгәнемне белсәгез! Григорий Родионовның "Дөнья сиңа килешә" шигырен шундый оста итеп сөйләде ул.
– Зәңгәрме, яшелме?
– Ачык зәңгәр төс күңелемә якынрак.
– Мәктәптә ничек укыдыгыз?
– Әйбәт кенә укыдым. Бер дә икеле билгесе алмадым дисәм, ялгышырмын, булгандыр...
– Күз төсегез нинди?
– Яшел.
– Яраткан музыка коралыгыз?
– Гармун моңнарына бер ни җитми!
– Сайлау мөмкинлеге булса, кайсы илдә яшәр идегез?
– Беркая да китмим туган яктан, бәхет тулы тормыш бары тик үз илеңдә дип уйлыйм.
– Яраткан саныгыз?
– Алты.
– Айга менсәгез, нишләр идегез?
– Керәшен җыруларын җырлап, биеп төшәр идем.
– Миллион сум акча тапсагыз, нишләр идегез?
– Башта табыйм әле аннары уйлармын. Алдан хыяллансам, табылмаска мөмкин.
Нет комментариев