Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

М-12 Мәскәү — Казан трассасы кыйммәтләнергә мөмкин

2026 елда Россиядә түләүле федераль трассалар буенча йөрү кыйммәтрәк булачак.

Аерым алганда, Мәскәү-Казан участогында М — 12 «Восток» трассасы буенча бару бәясе 5 349 сумга кадәр үсәргә мөмкин. Бу хакта «Автодор»дәүләт компаниясе мәгълүматларына сылтама белән Baza Telegram-каналы хәбәр итә.

Тарифларны күтәрү шулай ук башка төп магистральләргә — М-4 «Дон», М-11 «Нева» һәм Үзәк боҗра автоюлына (ЦКАД) кагылачак. М-11 трассасында бәяләр үсеше 2026 елның 12 гыйнварыннан үз көченә керде.

Башка трассалар буенча яңа тарифларны әлегә атамыйлар. Түләүне арттыру буенча соңгы карар икътисади күрсәткечләрне анализлаганнан соң кабул ителәчәк, дип белдерделәр «Автодор»да. Дәүләт компаниясендә тарифларның артык зур үсеше юл трафигының кимүенә китерергә мөмкин дип таныйлар.

 

Татарстан -24

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев