Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәгариф һәм фән министрлыгы: «Татарстан укытучыларының уртача хезмәт хакы 50 мең сумга якынлашты»

Татарстанда 76 меңнән артык педагогик хезмәткәр эшли, шуларның 36 меңнән артыгы мәктәпләрдә, 22,3 меңе балалар бакчаларында, 3,4 меңе өстәмә белем бирү учреждениеләрендә укыта. Тагын 11,4 мең кеше югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында хезмәт куя. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы укытучылар көненә шундый статистика әзерләгән, дип яза «Татар-информ».

Ведомство мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта мәктәп укытучыларының уртача хезмәт хакы 49,8 мең сумга җитә, балалар бакчаларында педагоглар 42,6 мең сум, мәктәп җитәкчеләре 57,6 мең сум, балалар бакчалары мөдирләре 42,2 мең сум ала.

Моннан тыш, Татарстанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүче педагоглар, мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадаларында призерлар һәм җиңүчеләр әзерләгән укытучылар, шул исәптән татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм башкалар өчен грант бирү дәвам итә.

Быел сәләтле балалар белән эшләүче укытучыларга ярдәм итү өчен генә дә республикада 24 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган «Авыл укытучысы» программасы ярдәмендә авыл җирлегендә вакантлы вазифаларга 32 педагог, аерым алганда, Татарстан Республикасыннан 10 педагогны җәлеп итү мөмкин булды. Аларның һәркайсы шул ук вакытта 1 млн сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алды.

«Чын күңелдән укучыларыгызның исемнәре безнең тарих битләрен бизәвен телим. Алар барысы да күренекле математик, химик, программист, архитектор, рәссам, спортчы, музыкант һәм шагыйрь булып үссен. Сезнең исемне һәм үз мәктәбен дан итсен», — диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин укытучыларны һөнәри бәйрәме белән котлап.

2023 ел Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителүен искәртте ул һәм укытучыларга, кыенлыкларга карамастан, үз һөнәрләре өчен горурлыкларын югалтмаска, шулай ук нык сәламәтлек, бәхет, яңа үрләр яуларга һәм илһамландыручы укучылар теләде. «Без сезнең уңышларыгыз, сезнең укучыларыгыз һәм шәкертләрегез уңышлары белән горурланабыз!» – дип тәмамлады ул.

https://vatantat.ru/2022/10/93529/

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X