Махсус Олимпиадада катнашу өчен 4,5 мең волонтер теләк белдергән
2022 нче елда булачак Махсус Олимпиада уеннары өчен 1нче июннән волонтерлар сайлап алу башлана.
“Махсус Олимпиадага заявкалар 31нче майга төгәлләнүе анонсланган иде,- диде спорт һәм социаль проектлар Дирекциясе генераль директоры урынбасары Александр Карпов,- Олимпиадада катнашу өчен дөньядагы 101 илдән спортчы киләчәк.Ә волонтерлыкка 4,5 мең заявка килде, аларның 2250 се генә сайлап алына. Бу сан бүтән үзгәрмәячәк, чөнки шуның буенча бюджет кабул ителгән, өстәвенә кирәкле дип табылган оптимизация дә үткәрелгән. Аның нәтиҗәсендә Олимпиадада эшләү өчен волонтерларның шушы санда җитәчәге ачыкланды..”
Аның сүзләренә караганда, волонтерлар югары уку йортларының тулай торакларында һәм Универсиада Авылында яшәячәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев