Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Манзара-2023» спорт һәм музыка премиясендә һәр көрәшчегә дә акчалата приз биреләчәк

Быел бәйгедә унөч көрәшче чемпион билбавы һәм 100 мең күләмендә акча өчен бил алышачак.

 

14 гыйнвар «Ак Барс» көрәш сараенда «Манзара» спорт һәм музыка премиясе үтәчәк. Премиягә җиде ел дәвамында Татарстанның һәм якын тирә төбәкләрдән иң көчле көрәшчеләр җыела.

«Манзара» – татар көрәше һәм көрәшчеләре өчен бик кирәкле проект. «Манзара» премиясен җиңү – көрәшчеләргә дәрәҗә һәм мәртәбә. Ел башыннан ук татар көрәшенә игътибарны арттыру өчен шәп тамаша», – диде «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.

Төп алышларда 130 кг кадәр авырлыктагы егетләр көрәшәчәк.

Алар: 

Лаештан Радик Сәлахов һәм Руслан Газизуллин,

Теләчедән Раил Нургалиев,

Казаннан Булат Мусин,

Яр Чаллыдан Ранис Гыйләҗетдинов һәм Элдар Хәмитов,

Балтачтан Рәдис Сәмигуллин һәм Руслан Рафиков,

Кукмарадан Ринат Дәүләтшин,

Удмуртиядән Илдар Шабаев,

Питрәчтән Алмаз Галиуллин,

Сабадан Делюс Закиров һәм

Минзәләдән Ришат Гайнетдинов. Илмир Төхвәтуллин белән Ранис Галимуллин иганәчеләр куйган махсус приз өчен көрәшәчәк. 

«Көрәшчеләр чынлап көрәшсен өчен беренче әйләнештә оттырган көрәшчегә дә акчалата бүләк – 10 мең сум бирәбез. Икенче әйләнештә оттырганы 20 мең ала. Баш батыр – 100 мең, икенче урын – 75 мең, өченче – 50 мең, дүртенче урын алган көрәшче 25 мең күләмендә акчалата призга ия булачак», – диде Хәлил Шәйхетдинов.

Тамашачылар өчен сатылган билетлар буенча бүләкләр уйнату да булачак. «Манзара» премиясенең җитәкчесе Айдар Шәймәрданов бөтен төр аудитория өчен дә күңел ачу мөмкинлеге булачагын әйтте.

«Манзара» спорт һәм музыка премиясенең рәсми ачылышы 13:00 сәгатьтә. 12:00дә холлда балаларны Кыш Бабай каршы алачак, шунда ук билбау һәм танылган көрәшчеләр белән фотого төшү дә каралган.

https://tatar-inform.tatar/news/manzara-2023-sport-ham-muzyka-premiyasenda-har-korascega-da-akcalata-priz-birelacak-5865386

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев