Мартның беренче ункөнлеге аномаль җылы булачак
ҖӘМГЫЯТЬ

Мартның беренче ункөнлеге аномаль җылы булачак

Казанда алдагы ункөнлектә җылылык аномалиясе сигез градус тәшкил итәчәк. 8 мартка кадәр шундый һава торышы фаразлана.

 КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Алдагы ункөнлектә җылы булачак, явым-төшемнәр көтелми. Гадәттә, язның беренче аенда шәһәрдә айлык уртача температура -5 градус тәшкил итә. Бүгенге көндә тәүлеклек уртача температура -9,6 градус булырга тиеш, ә чынлыкта ул +2,5 градуска тигез. Җылылык аномалиясе 10 градус тәшкил итә», - дип искәртте спикер.

2 мартта шулай ук аязучан болытлы һава торышы, явым-төшемнәр көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын. Төнлә -3..-8, көндез 0..+4 градус. Юлларда урыны белән көчле бозлавык хасил булачак.

 

https://tatar-inform.tatar/

 


Нет комментариев