Машина тәгәрмәчендәге җәйге резинаны кышкыга кайчан алыштырырга
ҖӘМГЫЯТЬ

Машина тәгәрмәчендәге җәйге резинаны кышкыга кайчан алыштырырга

Шиналарны һава торышы турында мәгълүматка нигезләнеп сайларга кирәк.

 

Резинаны алыштыру алдыннан кышкы шиннарның яңартылган рейтингын өйрәнергә кирәк: покрышка җитештерүчеләр кышкы резина модельләрен даими камилләштереп тора.

Белгечләр бу эшне календарьга карап түгел, ә һава торышының нинди булуыннан чыгып башкарырга киңәш итә. Әгәр дә төнге һәм көндезге температура уртача +7дән артмый икән, җәйге резинаны кышкыга алмаштырырга кирәк. Каты җәйге шиннар һава температурасы җидедән түбәнрәк булганда юл белән тоташу үзлекләрен югалта башлый, ә йомшак кышкы шиннар җиде градустан югары температура вакытында тизрәк эштән чыга.

Җәйге шиннарны кышкыга алыштырырга:
— көн саен уртача тәүлеклек температура +5 С һәм аннан да түбәнрәк булса;
— беренче кар яуса;
— юлда еш кына кар «боткасы» һәм хасил була башласа.

Закон нигезендә кышкы чорда (декабрь, гыйнвар, февраль) кышкы шиннар белән комплектланмаган M1 һәм N1 категорияле транспорт чараларын эксплуатацияләү тыела.

Фото: pixabay.com

 http://alabuganury.ru

 


Нет комментариев