Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Машина йөртү таныклыгы өчен имтиханга электр самокатлары турында сораулар өстәлде

Россия Эчке эшләр министрлыгы машина йөртү таныклыгы алу өчен имтиханга электр самокатларын куллану кагыйдәләрен кертте.

Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Хәзер барлык транспорт категорияләре белән идарә итүгә машина йөртү таныклыгы алу өчен электр самокатларын һәм башка шәхси мобильлек чарасын куллану кагыйдәләре турындагы сорауларга җавап бирергә кирәк булачак.

Эчке эшләр министрлыгында билгеләп үтелгәнчә, имтихан билетларына төзәтмә кертү 1 марттан үзгәргән юл хәрәкәте кагыйдәләре белән бәйле.

«Алар индивидуаль мобильлек чараларын куллану кагыйдәләренә, «Тукталыш айның так/җөп көннәрендә тыела» һәм башка билгеләрнең гамәлдә булу вакыты мәсьәләләренә кагыла», - дип күрсәтелә хәбәрдә.

Моннан тыш, билетларга парковка һәм юл хәрәкәте билгеләренә кагылышлы берничә яңа пункт кертелгән.

 

https://tatar-inform.tatar/news/masina-iortu-tanyklygy-ocen-imtixanga-elektr-samokatlary-turynda-soraular-ostalde-5870076

фото: https://www.tatar-inform.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев