Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Машина йөртү таныклыгы сезнең «онлайн»мы?

Рульдә йөрүчеләрнең тагын бер мәшәкате кимеде. Хәзер юлда ЮХИДИ инспекторлары туктаткан очракта, ашыгып-кабаланып шүрлектән машина йөртү таныклыгын эзлисе дә юк. Кирәкле барлык документлар – телефонда. Кәгазь докуменларны үзең белән йөртергә кирәкме?

«Дәүләт хезмәтләре Авто» рәсми кушымтасында машина йөртү һәм транспорт чарасын теркәү турындагы таныклыкларның электрон нөсхәләре барлыкка килде. Моны илнең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында да раслаганнар. Моннан ары инспекторларга онлайн «права»ны күрсәтергә дә ярый. Әйтүләренә караганда, бүген руль артында йөрүче 2 миллион 500 мең кешенең кесә телефонында «Дәүләт хезмәтләре Авто» кушымтасы бар инде.

Илнең Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлүчеләр өчен яңа кушымталы булуның бернинди кыенлыгы да юк. Телефонга кушымтаны өстисең дә, бетте-китте! Интернетта кирәкле бөтен мәгълүмат сакланган. Шул исәптән машина йөртү таныклыгының ике яклы фотосы да бар. Юлда ЮХИДИ хезмәте туктаткан очракта, кушымтаны ачып, «документларны күрсәтергә» дигән төймәгә генә басарга кирәк. Болай эшләгәндә экранда махсус QR-код чыгачак. Инспекторлар машина йөртүче турындагы бөтен мәгълүматны әнә шуннан «укыячак». Тик шунысы да бар: әлегә яңалык тәҗрибә рәвешендә эшли. Шуңа күрә ЮХИДИ хезмәткәрләре онлайн «права» күрсәтүче машина йөртүчеләрдән кесәдәге документларын да сорарга мөмкин, дип искәртә белгечләр.

ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, машина йөртү таныклыгының электрон нөсхәсе барлыкка килү ул кәгазь документлар гамәлдән чыга дигән сүз түгел. Һәрхәлдә, юлда йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр керткәнче сабыр итәргә һәм үзең белән кәгазь документларны йөртергә туры киләчәк. «ЮХИДИ хезмәткәре туктаткан очракта, үзе белән машина йөртү таныклыгы булмаган автомобиль йөртүчеләргә 500 сум штраф каралган», – дип тә кисәтә юл сакчылары.

Сүз уңаеннан, җиңел машина йөртүчеләргә тагын бер штраф гамәлгә керергә мөмкин. Декабрьдән февральгә кадәр (февральне дә кертеп) җәйге резинада, ә июньнән августка кадәр (августны да кертеп) кышкысында йөрүне канун нигезендә тыймакчылар. Төбәкләргә әлеге вакыт чикләренә үзгәрешләр кертү мөмкинлеген бирү дә каралган. Яңалык быелның 1 мартыннан гамәлгә керәчәк дип көтелә. Штраф күләме – 500 сум.

Эльвира Вәлиева

https://vatantat.ru/2023/01/102452/

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев