Машина йөртү таныклыклары автомат рәвештә озайтылачак
ҖӘМГЫЯТЬ

Машина йөртү таныклыклары автомат рәвештә озайтылачак

Озайту автомат рәвештә бара, имтихан тапшыру бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә дә, машина йөртү таныклыгы бланкын үзгәртергә дә кирәкми.

2022 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булу вакыты чыккан яки чыгарга мөмкин булган таныклыкларны куллану 3 елга озайтыла.

Мондый йөртү таныклыклары Россия Федерациясе территориясендә генә тиешле категорияләр һәм подкатегорияләр транспорт чаралары белән идарә итү өчен гамәлдә.

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/12/131229/
© Ватаным Татарстан

https://photo.tatar-inform.ru/


Нет комментариев