Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Матурым белән» конкурсында җиңү яулаган пар билгеле

Сайтыбызда «Матурым белән» дигән конкурс үткәрелде.

Конкурс 29 гыйнвардан башланып китте. 10 нчы февральгә кадәр фотолар кабул итте.

10-12 февраль аралыгында сайтыбызда алар өчен тавыш бирелде. 13 февраль көнне җиңүче гаилә билгеле булды. 

«Матурым белән» конкурсында катнашырга теләк белдергән 21 пардан фотолар килде. Тавыш бирү дә бик актив барды. "Лайк" ларны жәлләмәдегез. Конкурс булгач, ярыш бит инде ул, кемдер җиңә, кемдер җиңелә. 

«Матурым белән» конкурсы тәмам. Конкурсыбызның җиңүчесе — Алмаз һәм Гүзәлем Афандеевлар гаиләсе. Алар барлыгы 613 «лайк» җыйган. 

Шулай ук, шактый күп «лайк» җыйган парларыбыз да бар. Аларны да язып үтик.

Гөлназ һәм Наир Мурзабаевлар гаиләсе. Алар барлыгы 403 «лайк» җыйган.

Галибә һәм Инзир Галимовлар гаиләсе. 352 «лайк». 

Илсөяр һәм Минрасих Сәлаховлар гаиләсе. 238 «лайк». 

Сәйридә һәм Ринат Хазиевлар, Сарман районы, Иске Имән авылы. 201 «лайк». 

Федотовка авылыннан Васильевлар гаиләсе. 144 «лайк».

Шуны әйтәсебез килә, барлык катнашкан парларга бик зур рәхмәт. Вакытыгызны табып, игътибарыгызны безгә юнәтеп, безнең яңалыкларны күзәтеп, конкурсларыбызда катнашырга теләк белдергән өчен. Әле ел дәвамында тагын конкурслар була. Катнашыгыз. Зур булмаса да, бүләкләр дә бирергә тырышабыз. 

Конкурста катнашкан парларның күбесе бәлки канәгать тә түгелдер, шуны әйтәсебез килә: без сезнең өчен "лайк" куеп ятмыйбыз, "накрутка" да ясамыйбыз. Димәк, конкурста катнашкан күпчелек парларыбызның туганнары, дуслары күптер дип уйлыйбыз, алар якыннарына җиңәргә ярдәм итеп "лайк"ларын жәлләмәгәндер. 

Безнең социаль челтәрләргә дә кушылыгыз: 
«Лениногорск яңалыклары»: 
ВКонтакте, 
Одноклассники, 
Телеграм-канал.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев