Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә алган өчен субсидия биреләчәк

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин яңадан укыту узган махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштырган өчен субсидияләр бирү турында карарны имзалады, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.

"Махсус хәрби операциядә (СВО) катнашкан гражданнар түләүсез укулар уза яки иң кирәкле белгечлекләр буенча өстәмә һөнәри белем ала алачак, ә эш бирүчеләр аларны эшкә урнаштырган өчен субсидияләр алачак", - диелә Министрлар Кабинетының Telegram-каналында.
Билгеләп үтелгәнчә, карар шулай ук хәрби хәрәкәтләр барышында бурычларны үтәгәндә һәлак булган махсус хәрби операциядә катнашучыларының гаилә әгъзаларына да кагыла.

"Мәгариф оешмаларының чыгымнарын хөкүмәт грантлар ярдәмендә каплаячак. Мондый гражданнарны эшкә алган өчен эш бирүчеләргә бирелә торган субсидия район коэффициентына, иминият взнослары суммасына арттырылган һәм эшкә урнаштырылганнар санына тапкырланган өч минималь хезмәт хакы күләменә тигез булачак", - дип хәбәр итә Хөкүмәт.

"Шәһри Казан" сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев