Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәҗбүри медицина иминияте полисын күрсәтмичә дә медицина ярдәме алып булачак

1 июльдән Россиядә мәҗбүри медицина иминияте турындагы канунга үзгәрешләр үз көченә керде.

Хәзер илдә яшәүчеләр медицина ярдәмен мәҗбүри медицина иминияте полисын күрсәтмичә генә ала алачак. Шул турыдагы закон проекты Дәүләт Думасы сайтында электрон базада басылып чыкты.

Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән вакытта пациентлар мәҗбүри медицина иминияте полисы яки шәхесне раслый торган башка документ күрсәтә ала. Ул паспорт булырга мөмкин, яисә 14 яшькә кадәрге балалар өчен туу турында таныклык була ала.

Хәзерге вакытта медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәндә россиялеләр мәҗбүри медицина иминияте полисын күрсәтергә тиеш, искәрмә бары тик ашыгыч ярдәм күрсәтү очрагында гына ясала.

Бу атнада шулай ук 1 декабрьдән мәҗбүри медицина иминиятенең цифрлы полисын гамәлгә кертеп җибәрәчәкләре турында мәгълүм булды. Бу быелның 1 декабреннән соң туган барлык кешеләр өчен полисны рәсмиләштермәскә мөмкинлек бирәчәк, чөнки ул туу яки гражданлык алу факты буенча электрон базада барлыкка киләчәк.

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев