Мәдәният сарае артистлары – Картлар йортында
Өлкәннәр дигәч, туганнары, балалары янәшәсендә өй җылысын тоеп яшәүчеләр күз алдына килә. Ә бит болардан мәхрүм булып гомер итүчеләр бар, алар- картлар һәм инвалидлар йортында торучылар. Алар читтән килгән кешене дә туганы кебек каршылый, хәл- әхвәлен белешә. Әнә бит шәһәребезнең әлеге йортында яшәүчеләр янына Мәдәният сараеның иҗат колективлары концерт белән...
Өлкәннәр дигәч, туганнары, балалары янәшәсендә өй җылысын тоеп яшәүчеләр күз алдына килә. Ә бит болардан мәхрүм булып гомер итүчеләр бар, алар- картлар һәм инвалидлар йортында торучылар.
Алар читтән килгән кешене дә туганы кебек каршылый, хәл- әхвәлен белешә. Әнә бит шәһәребезнең әлеге йортында яшәүчеләр янына Мәдәният сараеның иҗат колективлары концерт белән килгәч, ничек шатланып, кочаклап ук каршы алдылар. Артистлар килүнең сәбәбе дә бар: Өлкәннәр көненә багышлап, җыр-моң бүләк иттеләр.
"Эрзянка" коллективының җырлары, Әнвәр Ямалиев, Равил Гыйматдиновның моңлы итеп көй сузуы, Руслан Миннегалиевның музыка уен коралларында уйнавы һәркемгә ошады. Артистлар җырларны да өлкәннәр күңеленә хуш килә торган, яшьлек чорын исенә төшерә торганын сайлаган. "Эрзянка" коллективы җыр сузганда, биредә яшәүчеләр түзмичә, биергә чыкты.
Бер тапкыр гына түгел, берничә кат хәрәкәтләнеп алдылар. Җырларга кушылып җырладылар да. Артистларның килүенә, сабыйларча куанып, рәхмәт әйтеп, тагын күрешүне теләп калдылар. Әйе, дөрес әйтәләр шул, өлкәннәргә игътибар, җылы сүз кирәк. Монда төрле язмышлылар очрый. Мәсәлән, Клавдия түти (авт. исеме үзгәртелде) биредә сигезенче ел яши икән. Утыз елдан артык эш стажы булган бу апа хәзер дә хәрәкәтчән. Монда үзенә пар тапкан. "Көннең үткәнен сизмим дә. Юам, җыештырам, пешерәм, тегәм", ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев