Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мичурин авылында «Минем гаиләмдә музыкаль традицияләр» әдәби-иҗади конкурс үткән (+видео)

Лениногорск районы Мичурин авылы китапханәсендә «Минем гаиләмдә музыкаль традицияләр» әдәби — иҗади муниципаль конкурсы үткәрелгән.

Анда Рузалия һәм Әкдас Мифтахов-Ковиннарның гаиләсе катнашкан. 

Конкурс өч этаптан торган. Беренче этап әдәби нон-стоп, дип аталган. Бу этапта такмаклар җырлана. Катнашучылар «Эх, алмагачлары» җырына кушылып җырлаган. 

Музыка безнең гаиләдә, дип аталган икенче этапта алар өчен «Әтием капкалары» җыры яңгыраган. Ә менә өченче этапта гаилә белән яратып тыңлаган, җырлаган җыр турында сөйләргә кирәк булган. 

Рузалия ханым сөйләвенчә, алар бөтен туганнары белән бер өстәл артына утырып, җырлар җырларга, моңлы, күңелгә үтеп керә торган җырларны тыңларга яраталар икән. Алар арасында иң популяр булганы — «Күбәләгем» җыры. 

Китапханәче Сания Вахитова Мифтаховлар-Ковиннар гаиләсенә конкурста катнашканнары өчен рәхмәтен белдергән һәм Диплом тапшырган. 

Фото һәм мәгълүмат Мичурин авылы китапханәсенең ВКонтакте шәхси битеннән алынды.

Яңалыкларны безнең Дзен-каналдан укый аласыз. Кушылыгыз безгә! 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев