Мичурин авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Сарабиккол мәдәният йортына мастер-класска барганнар
Сарабиккол мәдәният йортында “Алтын куллар” түгәрәге эшләп килә.
Исеменнән аңлашылганча, монда йөрүчеләр оста куллары белән матурлык тудыра.
Күптән түгел алар гофра кәгазеннән зур-зур чәчәкләр ясадылар. Әлеге чәчәкләр сәхнә, актлар залын бизәү өчен кулланыла. Гофра кәгазеннән зур чәчәкләр ясауны мәдәният йорты хезмәткәре Гөлназ Фәйзуллова туган ягы – Чирмешән районында өйрәнеп кайткан.
“Берәр кайда кул эшләнмәләре күрсәк, аны үзебездә дә булдырасы килә. Шунлыктан ясыйсы, өйрәнәсе килгән эшләр күп. Гофра кәгазеннән чәчәкләрне күреп, ошатып кайткан идем. Һәм түгәрәктә хезмәттәшләрем белән тырыша торгач, ясап та куйдык. Тиздән аны авылдашларыбыз да сәхнәдә күрә алачак”, - ди Гөлназ Фәйзуллова.
Сарабиккол мәдәният йортында эшләүчеләр бик теләп, үзләре белгән эшне башкалар белән дә бүлешә. Күптән түгел Мичурин авылыннан мәдәният йортыннан Рузалия Мифтахова белән китапханәче Сания Вахитова Сарабиккол мәдәният йортына килеп, гофра кәгазеннән чәчәк ясау серенә төшенгәннәр. Раушания Мортазина һәм Гөлназ Фәйзуллова аларга мастер-класс күрсәткән.
“Безне бик җылы каршы алдылар. Гөлназ чәчәк ясау техникасы белән таныштырды. Башта катлаулы булып тоелса да, тырыша торгач, без дә беренче чәчәкләребезне ясый алдык. Мастер-класстан канәгать калдык. Ике арада дуслык элемтәсе урнаштырдык”, - ди Сания Вахитова.
фотолар: Сания Вахитовадан

.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев