«Мин - «Энергосбыт»тан дип шалтыратып лениногорскилыны алдаганнар
Сезгә мондый шалтыратулар булмадымы әле?
Күптән түгел 1941 елгы лениногорскилы ханымга « Мин- Энергосбыт»тан дип ялган хезмәткәр шалтырата. «Электр счетчигын алмаштырырга вакыт», – дип, паспорт мәгълүматларын сорый.
Аңардан соң «Дәүләт хезмәтләре»ннән шалтыраталар һәм мошенниклар сезнең акчаны террористларга күчерергә җыеналар, тиз арада акчаларны – 210 мең сумны «куркынычсыз исәп»кә күчерергә дип әйтәләр.
Аннары әлеге ялган хезмәткәр сезгә соңрак шалтыратырмын дип саубуллаша. Аның белән сөйләшүләрне беркемгә дә әйтмәскә, язышкан хәбәрләрне да телефоннан юк итәргә куша.
Икенче көнне генә өлкән яшьтәге ханым мошенниклар белән эш иткәнен аңлый.
Алдакчылардан сак булыгыз! аларның хәйләле ятьмәләренә эләкмәгез.
Кирәк булганда, 02, 102, 112 телефоннарына шалтыратыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев