Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

“Минем чыршым” конкурсында җиңү яулаучы – Ильвина һәм Ясминә

Бүген “Заман сулышы” газеты редакциясенә “Минем чыршым” конкурсында икенче урын алучылар килде.

Алар – апалы-сеңелле – Ильвина һәм Ясминә Камалтдиновалар. Әниләре Алия белән бергә Мөэмин-Каратайдан редакциягә конкурста икенче урын алулары өчен бүләк алырга килделәр.

Ильвинага – 6 яшь, Ясминәгә – 4 яшь. Әлегә Иске Иштирәк балалар бакчасына йөриләр. Ильвина киләсе елга мәктәпкә барырга әзерләнә. Кызлар бик наяннар, шат күңеллеләр. Безгә бик ошадылар. 
Әниләре Алия әйтүенчә, конкурста тавыш биргәндә барлык танышларыннан тавыш бирүдә катнашуны сораганнар, “Ватсаптагы барлык төркемнәребезгә ссылкаларны җибәрдек”, - ди Алия.

Конкурста катнашуыгызга рәхмәт. Алдагы бәйгеләрдә дә катнашырсыз дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев