Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Миңнеханов «Экология» проекты нәтиҗәләре һәм экологларның тормышы турында ролик күрсәтте

Татарстан Рәисе республикада башкарылган эшләр турында сөйләүче кыскача видео чыгарган, һәм ролик герое — 25 елдан артык әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә эшләүче Татарстан дәүләт инспекторы Илдар Усманов.

Кадрларда белгечләрнең эш көннәре ничек узуын күрергә була — алар татарстанлыларның шикаятьләренә оператив рәвештә игътибар итә һәм проблеманы хәл итү өчен урынга чыгалар.

Илдар Усманов билгеләп үткәнчә, дәүләт табигатьне саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирә. Моннан тыш, бүген бу адымнар ярдәмендә халыкның экологик культурасы арта.

«Чыннан да, экологик проблемаларга барысы да җәлеп ителә һәм алар турында бөтен җирдә сөйлиләр. Киләчәк буын өчен, әлбәттә, бу зур плюс», — дип йомгаклый белгеч.

"Т.И."

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев