Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте Йортында киңәшмә үткәрде һәм муниципалитетлар башлыкларына, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләренә йөкләмәләр бирде.
Киңәшмәнең темаларының берсе 5 октябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара Укытучылар көне булды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу бәйрәм педагогларга һәм остазларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерергә мөмкинлек бирә. Аның сүзләренчә, Татарстан мәгариф системасында 78 меңгә якын педагог хезмәткәр эшли, шул исәптән 32 мең укытучы.
Дүшәмбе көнне Казанда педагогларны республикада хөрмәтләү булачак. Рәис муниципалитетлар башлыкларына барлык районнарда бәйрәм чаралары оештырырга һәм педагогик хезмәт ветераннарына аерым игътибар бирергә кушты.
Миңнеханов җылыту сезонына әзерлек эшләренә аерым тукталды. 5 октябрьдән республиканың барлык мәгариф һәм медицина учреждениеләренә җылылык булырга тиеш. Бүгенге көнгә котельныйларның 84% ы эшли, барлык муниципалитетлар да җылыту инфраструктурасын әзерләүгә керешкән.
Рәис авария-диспетчерлык хезмәтләрен һәм ремонт бригадаларын тәүлек буе эшләү режимына күчерергә, аварияләрне бетерү өчен кирәкле матди-техник ресурслар запасы булдырырга һәм халыкның һәр мөрәҗәгатенә оператив җавап бирергә кушты.
Моннан тыш, Миңнеханов юл челтәрен бозлавыкка каршы материаллар белән тәэмин итәргә кушты. Ул шулай ук машина йөртүчеләрне алдан ук кышкы машина йөртү стиленә күчәргә өндәде.
татар-информ
Нет комментариев