Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Миңнеханов хәрби операциядә һәлак булучыларның гаиләсенә түләү турында карарны киңәйтте

Татарстанда махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы карар үзгәртелде. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов шундый документ имзалады.

Карар үз теләге белән хәрби хезмәткә киткән һәм махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның гаилә әгъзаларына; махсус хәрби операциядә катнашу нәтиҗәсендә яки махсус хәрби операция барган зонага чиктәш булган РФ дәүләт чиген саклау буенча бурычны турыдан-туры үтәү вакытында һәлак булган хәрби хезмәткәрләр (шул исәптән ФСБ органнарындагы) гаиләсе әгъзаларына; махсус операциядә һәлак булган РФ Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре һәм Татарстанда РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре гаиләләренә кагыла.

Указ имзаланган көненнән, ягъни 3 апрельдән үз көченә керә.

"Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев