Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәктәпләрдә “Экстремизмга – юк” дәресе

Берничә ел элек телебезгә терроризм, экстремизм дигән куркыныч сүзләр килеп керде. Хәзер олылар гына түгел, һәрбер бала алар эченә нинди мәгънә яшеренгәнен белә. Республиканың терроризмга каршы көрәш комиссиясе рәисе, Президент Рөстәм Миңнеханов раслаган айлык кысаларында Татарстанның барлык мәктәпләрендә "Экстремизмга - юк" темасына дәресләр узды. Урмышлы мәктәбендә әлеге тема буенча ачык...

Берничә ел элек телебезгә терроризм, экстремизм дигән куркыныч сүзләр килеп керде. Хәзер олылар гына түгел, һәрбер бала алар эченә нинди мәгънә яшеренгәнен белә.
Республиканың терроризмга каршы көрәш комиссиясе рәисе, Президент Рөстәм Миңнеханов раслаган айлык кысаларында Татарстанның барлык мәктәпләрендә "Экстремизмга - юк" темасына дәресләр узды.
Урмышлы мәктәбендә әлеге тема буенча ачык сыйныф сәгате уздырылды, дип хәбәр итте мәктәп директоры Сәгадәт Мифтахова. Аның барышында укучылар кеше тормышына куркыныч яный торган хәлләрне булдырмау,булган очракта ничек саклану турында фикер алышкан. Экстремизм очракларының җәмгыятькә китергән зарары турында укытучы Раушания Илалтдинова сөйләгән. Шулай ук укучылар белән очрашуда Урмышлы җирлегендә урнашкан Әлмәт дәүләт янгыннан саклану посты җитәкчесе Рәмис Гафиятуллин да катнашып, чыгыш ясаган. Бу көнне укучылар янгыннан саклану постының эше белән танышкан, төрле гамәли биремнәр үтәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экстремизмга юк