Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мобилизациялән кешеләр транспорт салымыннан азат ителә, милек салымнары кичектерелә

Мобилизациялән кешеләрне транспорт салымыннан азат итәчәкләр, милек салымнарын түләүне кичектереп торачаклар.

Татарстанда мобилизацияләнгән кешеләр бер транспорт чарасына транспорт салымыннан азат ителә һәм милек салымын кичектереп түли алачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.

Шул ук вакытта, әгәр мобилизацияләнгән кеше ике-өч елдан соң гына кайтса, милеккә салым шул ике-өч ел өчен киләчәк.

Билгеләп үтәбез, Татарстанда салым ташламаларыннан барлыгы 1 миллион кеше файдалана, аларның күпчелеген пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәге кешеләр тәшкил итә – якынча 800 мең кеше. Барлык ташламаларның суммасы 1,4 миллиард сум дип бәяләнә.

Искәртеп узабыз, пенсионерларга салым исәпләгәндә бер объекттагы милегенә ташлама ясала. Өстәвенә, пенсионерның ике фатиры булса, ул ташламаны кадастр бәясе кыйммәтрәк булганына алачак. Моннан тыш, пенсионерларга алты сутый җиргә салым ташламасы гамәлдә, ягъни участок, әйтик, 10 сутый булса, бары дүрт сутый өчен генә салым түләргә туры киләчәк.

https://tatar-inform.tatar/news/mobilizaciyalan-keselar-transport-salymynnan-azat-itela-milek-salymnary-kicekterela-5862934

Рамия Гарифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев