Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мобилизацияләнүчеләргә Украина хәрби көчләре техникасын юк иткән өчен күпме акча бирәчәкләре билгеле

Россия Оборона министрлыгының мобилизацияләнүчеләр өчен чыгарылган белешмәлегендә Украина хәрби көчләре очкычын бәреп төшергән өчен – 300 мең сум......

.....танкны юк иткән өчен – 100 мең сум, БТР, РСЗО хәрби машинасын яки пилотсыз очкычны юк иткән өчен – 50 мең сум бирү каралган.

Өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылучыларга Украина хәрби көчләре техникасын кулга төшергән һәм юк иткән өчен акчалата түләүләр күздә тотыла, дип хәбәр итә “Звезда” телеканалы. Оборона министрлыгы бу җәһәттән белешмәлек чыгарып, хәрби хезмәткәрләргә нәрсә өчен түләнеләчәген күрсәткән.

Шулай ук Украина хәрбиләрен юк итүдә яки башка бурычларны үтәүдә аерылып торучыларга да түләүләр булачак, дип хәбәр итә телеканал. Бу очракта түләү күләме 100 мең сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин.

https://vatantat.ru/2022/11/96904/

Танк фотосы - Рамия Гарифуллина, Лениногорск шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев