Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Моңлы Тукай теле" видео-конкурсына йомгак ясалды

Конкурста бик күп талантлы балалар катнашты. Алар матур итеп, сәнгатьле итеп яттан татар телендә бөек шагыйрь Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләделәр. Молодцы! Шундый оста, талантлы үсеп килүче буын булганга без шат.

Җиңүче тавыш бирү юлы белән ачыкланды. Өч урын билгелибез дигән идек.

Иң күп тавышны Зәринә Гатина җыйды - 1147 тавыш,

икенче урында - Иркә Басырова - 940 тавыш белән

һәм өченче урында - Адилә Григорьева - 347 тавыш.                                                                                                                                                                

Җиңүчеләр истәлекле бүләкләрен дүшәмбе, 25 апрельдә редакциядән килеп алырга мөмкин. Тукай урамы, 3нче йорт. 8.00 - 17.00 сәгатькә кадәр эш вакыты, төшке аш 12.00-13.00.                                                                                             

Катнашуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт бик зур!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Моңлы Тукай теле" видео-конкурсына йомгак ясалды