Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мошенниклар бер көнне өч лениногорскилыны алдаган

Лениногорск эчке эшләр бүлегенә мошенниклардан алданулары турында гариза белән бер көндә өч кеше мөрәҗәгать иткән.

 

Беренче очракта 56 яшьлек ханыма  угрылар “банкның куркынычсызлык хезмәте” вәкилләре булып шалтыраткан.

Мошенникларның аңлатуы буенча, ханымның шәхси исәбендәге акчасына кул сузарга теләүчеләр булган. Шуңа күрә аңа акчаларын тиз генә  “куркынычсыз исәп”кә күчерергә кирәк. Лениногорскилы ханым үзен банк хезмәткәре дип таныштырган билгесез кеше биргән 5 телефон номеры буенча, 80 меңнән артык акчасын чит кешеләр исәбенә күчергән.

Лениногорскида яшәүче тагын бер хатын-кыз, тупланган инвестицияләрен чыгарырга тырышып, тагын 70 мең сум акчасын югалткан. Бу юлы зыян күрүченең телефонына “инвестиция фонды хезмәткәре” шалтыраткан. Ул ханымның  инвестиция фондына керткән акчалары  250 мең сум табыш китерүен хәбәр иткән. 70 яшьлек гариза бирүче,  элегрәк үзенең кечерәк суммада акча инвестицияләвен һәм аларны чыгара алуын исенә төшергән.

Шуңа бәйле рәвештә ул әңгәмәдәшенә ышанган һәм үз акчасын алар әйткән исәпкә күчереп куйган. Әмма аңардан тагын берничә түләү сорагач, хатын-кыз мошенниклар ятьмәсенә эләккәнлеген аңлаган.

Шушындый ук караклар корбаны булучыларның өченчесе – 14 яшьлек үсмер,  6 мең сумнан артык акчасын  мошенникларга “бүләк иткән”. Ул аяк киеме сатып алу өчен, интернет-кибеткә заказ бирергә уйлаган. Үзенә кирәкле  интернет-кибет тапкан һәм сайлап алган товары өчен түләгән. Тик түләгәннән соң “сатучы " элемтәгә керми башлаган.

Лениногорск эчке эшләр бүлеге шәһәр һәм район кешеләрен чираттагы тапкыр уяу булырга өнди.

https://ru.freepik.com/ фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев