Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мошенниклыкның яңа төре: “лайк” кына куясы”

Чаллыда яшәүче бер ханымга кемдер шалтыратып, интернет-кибеттәге товарларны “лайк”лар белән сатуда катнашуны тәкъдим иткән.

Имештер, эшнең асылы интернетта товарны хуплаудан гына гыйбарәт булуы аңлатылган. Кыскасы, ханым бер интернет-кибеттәге төрле товарларга “лайк” куярга тиеш булып чыккан. Һәрбер лайк бәя торганлыктан, ханымнан башкарылган эше турында фотоотчет таләп ителгән.

 

Шулай итеп, мессенджерлар аша “менеджер”лардан “эш”ләр ява башлаган. Ханым, яңа “эше”нә бик җаваплы карап, үзенә җибәрелгән сылтамалар аша уза-уза, товарларга “йөрәк”ләр куеп чыккан.

Озак та үтми, аңа, имештер, теге яки бу товарга ихтыяҗны арттыру өчен, товарларны ялганлап кына сатып алырга тәкъдим иткәннәр. Ягъни товарга тотылган акчасының үз счетына арттырылган күләмдә кире кайтарылачагын әйткәннәр. Ханым янә ризалашып, компьютер “тычканы”н сатып аласы иткән. Тик акчаны кибет сайтына түгел, ә ниндидер физик затның картасына күчергән. Берникадәр вакыттан соң, аңа, янәсе, сатып алганда ялгышуы, шуңа күрә 15800 сумга кадәр товарга заказ бирергә кирәк булуы турында хәбәр җибәргәннәр. Ханым бу таләпне дә үтәгән. Соңыннан 180 мең сумнан артыграк суммага тагын берничә товар сатып алган. Ләкин “эш бирүчеләре” акчасын кире кайтарырга ашыкмаган. Шуннан соң гына җинаятьчеләр корбанына әйләнүен аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Ханымның гаризасы буенча “Мошенниклык” статьясы нигезендә җинаять эше кузгатылган. Әлеге статьяда 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү күздә тотыла.

"Ватаным Татарстан" сайтыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев