Мәскәүдә яшәүче ир-ат 13 миллион сум акчаны чүплеккә чыгарып ташлаган
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәскәүдә яшәүче ир-ат 13 миллион сум акчаны чүплеккә чыгарып ташлаган

Мәскәүдә яшәүче ир-ат 13 миллион сум акчаны чүплеккә чыгарып ташлаган. Ул акчаны чүп дип белгән. Бу турыда «Татарстан 24» каналы Baza Telegram-каналына сылтама белән яза.

Чыганак белешмәсе буенча, ир-ат өй җыештыра, берничә капчыкка чүп җыя. Аннары капчыкларны чүплеккә илтеп ата. Бу капчыклар арасында 13 миллион саклана торган пакет та була.

Ир-ат акча югалуын абайлап алгач, чүплеккә китә. Тик акча салынган пакетны тапмый. Хәзер ул полициягә гариза язган, диелә хәбәрдә.

Фото: pixabay.com

http://saby-rt.ru/news/novosti/mskd-yashche-ir-at-13-million-sum-akchany-chplekk-chygaryp-tashlagan


акчасыз калган акчаны мусорга ташлаган

Нет комментариев