18 майда Халыкара музейлар көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан Лениногорск нефть музее хезмәткәрләре «Татнефть» нең яшь хезмәткәрләре белән берлектә укучылар һәм Лениногорск нефть техникумы студентлары өчен нефть тарихы буенча квест-уен үткәрделәр.
Укучылар һәм студентлар викторинада катнаштылар, компаниянең киләчәген күз алдына китерделәр.
"Музей тарихны, үткәндәге тәҗрибәне саклый, ул хәзерге заманны аңлау һәм киләчәкне күзаллау өчен кирәк. Бу - төрле буыннар арасын бәйләүче мәйданчык. Бүген һәркем «Татнефть» компаниясенең тәҗрибәсен, кыйммәтләрен үзендә сынап карый алды", - диде музей мөдире Ирина Фатыйхова.
Очрашу танып-белү генә түгел, һөнәри юнәлеш бирү характерында да булды. Янәшәдә нефтьчеләр кебек һөнәр ияләре булганда, һөнәрне сайлау җиңел.
"Татнефть" матбугат хезмәте
Сергей Трусов фотолары
Нет комментариев