Музыка, рәсем дәресе һәм физкультурадан билге куймаска тәкъдим итәләр
Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов (ЛДПР) мәгариф министры Сергей Кравцовка мәктәп программасында гомуми үстерү һәм иҗади предметлар өчен бәяләү системасын гамәлдән чыгару мөмкинлеген карау тәкъдиме белән хат юллаган, дип яза ТАСС.
Хатында Чернышов музыка, рәсем дәресе, технология һәм физкультура кебек предметларда билге куюны бетереп, зачет системасына күчәргә тәкъдим итә.
Аның сүзләренә караганда, билгеләр "баланың киләчәк уку һәм карьера юлындагы уңышларына йогынты ясамый, шул ук вакытта аларга иң көчле эмоциональ һәм психологик басым ясый". "Шуңа бәйле рәвештә, мәктәп программасында гомумүстерү һәм иҗади предметлар өчен бәяләү системасын гамәлдән чыгарып, аны зачет системасына алмаштыруыгызны сорыйм", – дип язган депутат.
Фото:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев