Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Нефть техникумы студентлары Нефть музеенда экскурсиядә булды (+фотолар)

Нефть һәм газ чыгару операторы Николай Анисахаров нефть техникумы студентлары белән Геологлар көне уңаеннан Нефть музеена экскурсия оештырды.

Студентлар нефть тармагы үсешенә зур өлеш керткән вакыйгалар, данлыклы нефтьчеләр турында белде. Шулай ук, «Татнефть» компаниясендәге профессиональ үсеш мөмкинлекләре белән дә кызыксындылар.

Өченче курс студентлары тарихи зал буйлап йөреп Николай Петровичның су һәм нефть белән тутырылган пласт киселешләре, гидродинамик тикшеренүләрне төгәлрәк үткәрергә мөмкин булган параметрлар турында тыңлады. 

Шулай ук, компаниядә технологияләрнең ничек камилләшүе һәм шул рәвешле скважиналарның конструкцияләре, бораулау җайланмалары яңартылуын белделәр.

Николай Петрович якыннарын да искә алды бу көнне. Аның әнисе Шөгер-Келәүле арасында беренче торбаүткәргеч салуда катнашкан, әтисе һәм абыйсы Зеленая Рощадагы нефть промыселында эшләгәннәр.

Тормышын «Татнефть» җәмгыяте белән, нефть тармагы белән бәйлисе килгән студентларга ул: «Иң элек нефть һәм газ чыгару операторы вазифасында эш башлагыз. Белгеч тә, булачак җитәкче дә бу этап аша үтәргә тиеш. Әгәр дә нефтьнең ничек табылуын белмәсәң, эшләве авыррак булачак», — дип киңәш бирде.

Анастасия Петрова.

Сергей Трусов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев