Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Нефтьче һөнәренә хөрмәт – проект эше аша

Проектлар эшчәнлеге мәктәп партасында утырганда ук башлана. Моны шәһәрнең 12нче лицеенда бик теләп кулланалар. Укучылар чын мәгънәсендә эзләнү эшенә кереп китәләр.

 

Лицейда 1нче сыйныфтан 11нчегә кадәр барысы да – яшь эзләнүчеләр. Башта алар төркемләп проектлар эшлиләр, 9, 11нче сыйныфларда исә – индивидуаль. “Проект эшчәнлеге безнең тормышта  федераль дәүләт стандартларын керткәч барлыкка килде. Укучыларга проектлар буенча эшләү  күнекмәләрне яхшыртырга ярдәм итә, әлбәттә, предмет белемнәре алуга да ярдәме зур”, - ди лицей директорының укыту эше буенча урынбасары Екатерина Шагапова.

Быел лицей укучылары берьюлы дүрт темага алынганнар. Алар Россиядә Укытучы һәм остаз елы, Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы, лицейның 30 еллыгына, Татарстан нефтенең 80 еллыгына багышлана.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк, нефть юбилеена багышланган теманы алганнар. Хәер, моңа гаҗәпләнәсе дә түгел. Көньяк-көнчыгыш – нефть төбәге, ә Шөгер һәм Лениногорск районы – Татарстанның нефть бишеге. Монда СССРда беренче нефть музее урнашкан һәм һәр гаиләнең нефтьче һөнәре белән бәйләнеше бар диярлек.

Проектны эшләү баршында, укучылар экскурсияләрдә була, китаплар укырга туры килә. Әйтик, 8Б сыйныфы класс җитәкчесе Динә Гәрәева белән Лениногорск нефть техникумында, ЧОУ ДПО «ЦПК-Татнефть» Лениногорск филиалының Фабрика процессында һәм “Татнефть” компаниясенең нефть музеенда булдылар. Төркемнәргә бүленеп, алар республиканың нефть промышленностенең үткәнен һәм бүгенге көнен, җәмгыять үсешенә нефть тармагының икътисади йогынтысын өйрәнделәр, күренекле нефтьчеләрнең тормышы белән таныштылар.

“Безнең башлангычларны нефть техникумында һәм «Татнефть» компаниясе объектларында хуплап алдылар, без бик рәхмәтле. Укучылар өчен һөнәрне тулысынча аңлау, аның нечкәлекләрен күрү – бик тә кирәкле. Без – 8нче сыйныфлар тиздән үзебезнең һөнәри  юлны сайларга тиеш булабыз, бу нефтьче һөнәрен «үз өстеңә киеп, сынап карау» мөмкинлеге, - ди Дина Сергеевна.

“Безнең төркемнең темасы – нефть чыгару. Без музейлар, күргәзмәләр, һәм фабрикалар процессында булдык, мәгълүмат тупладык һәм проект ясадык. Һәркемнең үз роле иде. Безнең бердәм команданың эше уңышлы килеп чыкты дип уйлыйм. Хәзер безнең бу өлкәдә белемнәр тагын да тирәнрәк, - ди Дарья Судакова.
Сүз уңаеннан, әлеге сыйныфның проект эше нәтиҗәсендә брошюра да (кечкенә китапчык) туган. Ул нефть темасын өйрәнергә теләүчеләргә файдалы булачак. Укучыларның планында киләчәктә  – фильм ясау.


Юлия Могила

Сергей Трусов фотолары

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X