Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ни өчен Яңа ел бүләкләрен бүген үк алып калырга кирәк?

Яңа ел бәйрәменә кадәр төгәл бер-ике атна вакыт кала, ә кибет киштәләрендә инде ноябрь башында ук бәйрәм күчтәнәчләре күренә башлады. Әйе, чананы – җәйдән, кулчатырны – өйдән чыгар алдыннан, ә туганнарыбыз һәм дусларыбыз өчен Яңа ел бүләкләрен хәзер үк әзерләргә кирәк.

Бу акылсыз уйдырма яки үткен сатучыларның тагын бер хәйләсе түгел. Бу – гади һәм бик файдалы кагыйдә. Һәм аның дөреслеген без бәйрәм җиткәндә генә аңлыйбыз.

Яхшы бүләкне әзерләү вакытны күбрәк таләп итә. Запаста вакыт булганда дуслар һәм якыннар өчен чыннан да файдалы бүләкләр алу мөмкинлеге күбрәк. Соңгы көннәрдә бәясе буенча нәрсә отышлы, шуны аласың. Алдыммы – алдым дигән кебек. Эшне соңга калдырсаң, син (яки бүләк ителәсе зат) теләгән әйбер бетеп китәргә дә мөмкин. Мондый очракта бер алтын кагыйдә бар: идеаль бүләк тапкансыз икән, аны хәзер үк алыгыз. Югыйсә, колак кагуыгыз да бар. Бу бүләкләргә генә карамый, ә үзегез өчен нидер да яхшы инструкция.

 

Уйланылган әйберне алдан сатып алу көтелмәгән чыгымнан саклый. Соңгы көннәрдәге шау-шу еш кына бәяләрне күтәрергә сәбәп булып тора. Яңа ел алдыннан күп кенә җитештерүчеләр һәм кибетләр, озын яллар алдыннан күбрәк акча эшләр өчен, моннан файдаланып калалар. Әгәр алданрак эш итсәгез, бүләк эзләгәндә ыгы-зыгы аркасында көтелмәгән чыгымнарга сарыф ителә торган акча сезнең кесәдә калачак.

Алдан эш итүнең тагын бер уңай ягы – чиратларда торудан котылачаксыз. Бер генә түгел, хәтта берничә чират торуны читләтеп узачаксыз. 

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/ni-chen-yaa-el-blklren-bgen-k-alyp-kalyrga-kirk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев