Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
ҖӘМГЫЯТЬ

Ничә яшьтә эш табарга җиңел?

60 яшьтән өлкәнрәк эш эзләүчеләр өчен бу процесс ул кадәр катлаулы узмый.

Superjob.ru тикшеренүләрендә 30 яшьтән 35 яшькәчә эш табу җиңелрәк булуы ачыкланган. Ир-атлар өчен 30-32 яшьтә, ә хатын-кызларга 33-35 яшьтә эш табуның кыенлыгы юк.

Бигрәк тә 50 яшьтән узган россиялеләр эш табу кыенлыклары белән очраша. Ир-атлар өчен 54-56 яшьтә, ә хатын-кызлар өчен 54-59 яшьтә эш табу өчен гади чор түгел. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

60 яшьтән өлкәнрәк эш эзләүчеләр өчен бу процесс ул кадәр катлаулы узмый.

Карьера ясаганда хатын-кызларга кыенрак. Бары тик 33-35 яшь һәм 60 яшьтән өлкәнрәкләр генә искәрмә булып тора. Алар бу вакытта яңа эш урыны табу буенча ир-атларга караганда азрак борчыла.

Сораштыруда Россиянең барлык федераль округларыннан 3 мең кеше катнашкан.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/belgeclar-nica-yasta-es-tabu-inel-buluyn-aitte-5853039

фото: https://pixabay.com/ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эш табарга