Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ниһаять! Лениногорск районында ягу сезоны башлана

Лениногорск муниципаль районында 2 октябрьдән ягу сезоны башлана, дип язылган Лениногорск мэриясенең ВКонтакте шәхси битендә.

Тиешле карарга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе З. Г. Михайлова кул куйган.

Беренче чиратта балалар бакчаларына, мәгариф һәм медицина учреждениеләренә, аннан соң барлык күп фатирлы йортларга җылылык биреләчәк.

Җылылык җибәрүне бер атна эчендә тәмамларга планлаштыралар.

Хөрмәтле лениногорскилылар, игътибарлы булыгыз, җылылык системасын тикшерегез, фатирыгызны су баса күрмәсен.

 Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев