Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ник түздем икән дим. Иртәрәк китәсе калган...

Дүрт ел элек тормышымны гына түгел, үземне дә үзгәрткән кешене очраттым. Артымнан озак йөрде, чәчәкләр, матур сүзләр, кыйммәтле бүләкләр күп булды. Гашыйк булдым, өзелеп яраттым. Ярты елдан соң тәкъдим ясады да өйләнештек.

Туйдан соң башланды... Миңа ямьсез сүзләр әйтеп кыерсыта башлады, хәтта кул күтәрде, кыйнады. Һәр шундый адымыннан соң үкенеп гафу үтенде. Ә мин – юләр гафу иттем, үзгәрер дип ышандым. Азапланып бер ел шулай яшәдек. Бер ел эчендә иренемне ярды, кулымны имгәтте, мең тапкыр әнигә китеп, кире өйгә кайттым.

Бала алып кайтуымны сорагач, бәлки балабыз аны үзгәртер дип ризалаштым. Ялгышканмын, йөкле чагымда да кыйнавын дәвам итте. Монысына инде әнинең түзәрлеге калмады, үзе килеп мине алып китте. Иремне яраттым һәм яратам, шуңа күрә аннан башка авыр булды. Әмма балабыз тугач сагышланырга урын да, вакыт та калмады. Үземне балама багышладым. 

Хәзер артка борылып карыйм да, ник түздем икән дим. Иртәрәк китәсе калган. Яшь кызларга киңәшем шул: сезне хөрмәт итмәгән ир белән кыйналып, түзеп яшәмәгез! 

Альбина В.

"Шәһри Казан" сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев