Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Нинди чәй ул - атканчәй?

Бу гаҗәеп эчемлек көч бирә, зиһенне ача. Сез дә аны әзерләп эчеп карагыз!

“Атканчәй” дип аталучы бу гаҗәп эчемлекнең килеп чыгышы легендага бәйле. Күп еллар элек бер суфый монах, Төркестан җирләре буйлап сәяхәт иткәндә, хәле бетеп, бер авыл өендә үзен кундырып чыгаруларын сорый. Кунакчыл хуҗалар аңа урын да бирә, гадәти булмаган эчемлек белән дә сыйлый. Аны эчү белән юлчы берничә минут эчендә тәненә энергия килүен, аң-зиһененең ачылып китүен сизә.

Гаҗәпләнгән сәяхәтче бу эчемлекнең рецептын сорый һәм аның турында мәгълүматны дөнья буйлап тарата. Легенда буенча, бу монах 100 яшькә кадәр яшәгән һәм тозлы чәйнең сыйфатларын өйрәнүгә күп вакыт бүлгән.
Бүген тоз кушылган чәй Көнчыгыш Азиянең күп төбәкләрендә кулланыла. Һәр халык аны үзенчә төрләндереп эчә: май, каймак, борыч һәм башка тәмләткечләр кушалар.

Атканчәйнең классик рецепты мондый.
Кирәк: 1-2 калак чәй, берәр стакан су һәм сөт, бер чеметем тоз. Кайнап торган суда каты итеп чәй пешерәләр, сөт һәм тоз кушып, янә кайнатып чыгаралар һәм акрын утта 5 минут тоталар. Әзер чәйне савытка койгач, тәменчә акмай яисә каймак кушалар.

Чыганак

 http://nashcheremshan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев