Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ноябрьдә пенсионерлар өстәмә 15 мең сум алырга мөмкин

Агымдагы елның 1 ноябреннән башлап Русия пенсионерлары үз пенсияләренә өстәмә түләүләргә өмет итә ала.

80 яшькә җиткән кешеләрнең страховка пенсиясе артачак. Алар өчен пенсиянең икеләтә күләмендә түләнә торган фиксацияләнгән өлеше каралган. Хәзерге вакытта бу 15 134,66 сум тәшкил итә.

Шулай ук очучылар һәм күмер сәнәгате хезмәткәрләре өчен өстәмә түләүләр көтелә. Өстәмә түләүләр күләме төрле факторларга бәйле булачак, шул исәптән стаж һәм уртача айлык хезмәт хакына да. Алдагы еллардагы мәгълүматларга караганда, шахтачылар 3,5 меңнән 5,5 мең сумга кадәр өстәмә түләүләргә өмет итә ала.

Пенсиягә өстәмә түләүләрне шулай ук ерак төньяк төбәкләрдәге эшчеләр алачак. Аларның пенсия түләүләре аерым коэффициентларны исәпкә алып индексланачак.

Бу мәгълүматны «Прайм» агентлыгы үзенең "Telegram" каналында бастырып чыгарды.

"Ш.К."

Фото: Рамия Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев