Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өч малай-егет үстерүче әни - Гүзәлия Мифтахова

Һәркемнең тормышында иң изге кеше ул - әни. Чын күңелдән безне яратучы, ялгышларыбызны, хаталарыбызны һәрвакыт гафу итүче, кичерә белүче иң олы йөрәкле кеше дә – әни.

Ничә яшькә җитсәк тә, әни өчен без һәрвакыт сабый булып калабыз. Бу  гыйбрәтле сүзләр белән  язмам  геройлары да килешә. Алар әйтүенчә, вакыт агышы шулхәтле тиз, әле кайчан гына кечкенә кыз булып уйнап йөргәннәр дә инде менә бүген өч бала әнисе.  Язмам геройлары – авылда яшәп, балалар тәррбияләүче, мал-туар асрап, бакчада да эшләргә җитешкән ӘНИЛӘР. 

Гүзәлия Мифтахова Куакбаш авылында яши. Ул өч бөркет - өч малай-егет әнисе. (Дүртенчегә – ире. Әйе, әйе, ирләрне дә бала урынына тәрбияләп, карап торабыз бит без – хатын-кызлар).  “Әни кеше буларак, өч малайны үстерүе авыр булмадымы”, дигәч, төрлесе була инде, авыр чаклар булгандыр, ди.

-    Төпчек улымны кыз булыр дигәнрәк өмет белән тапкан идем. Өйдә кызлар булмаса да, малайларым, Ходайга шөкер, минем ярдәмчеләрем. Хатын-кыз эше бит бу, дип кул селтәмәделәр, барысына да булыштылар. Авылда балалар кечкенәдән кул арасына кереп үсә бит. Безнекеләр дә шулай үсте. Бакчада да эшләде, мал-туар да карашты, - дип сөйли Гүзәлия ханым.


Барлык эшләргә дә өйрәтеп, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең яман икәнен аңлатып үстерергә тырышканнар. Мифтаховлар гаиләсе хәзерге вакытта уртанчы уллары Айдарны армиядән исән-сау кайтуын зарыгып көтәләр. Бер елга булса да, әни кешегә газизеңне армиягә озатуның бик авыр халәт икәнен әйтте. “Көннәрне санап торабыз, менә армия хезмәтенең яртысы үтте”, ди.


Зур уллары Айнурга 24 яшь, ул электрик булып эшли. Читтән торып энергетика институтында белем ала. Төпчеге Аяз 3 сыйныфта укый.

Язды: Розалия Мостафина

Фотолар гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев