Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өчпочмак Россиянең иң тәмле ризыклары исемлегенә кергән

«Туту.ру» сәяхәт сервисы экспертлары фикеренчә, өчпочмак иң-иң тәмле ун ризык исемлегенә кергән.

Сервис белгечләре өчпочмакларны «Иске Татар бистәсенең традицион кафеларында да, заманча кухнялы модалы рестораннарда да» бирүләренә игътибар иткән.

Элегрәк «Туту.ру» Татарстанны гастрономия туризмы өчен Россиянең иң яхшы төбәкләре исемлегенә керткән иде. Шунысын да әйтергә кирәк, крайны өйрәнүче һәм гид Марк Шишкин күптән түгел генә өчпочмакның туристлык бренды буларак потенциалы беткән диярлек, дип белдергән иде.

2021 елда Казан рәсми рәвештә Россиянең гастрономия башкаласы буларак танылды. Күптән түгел Татарстан башкаласында гастрономия фестивалендә рекордлы зурлыктагы гөбәдия пешерделәр.

"Т.И."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев