Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Өйгә оя корган шөпшәләрдән ничек котылырга?

Җәй җитү белән шәхси йортка да, шәһәр фатирына да шөпшәләр ияләшергә мөмкин.

Алардан ничек котылырга? Бу турыда «Российская газета» яза.

Шөпшәләрдән котылу өчен, иң беренче чиратта, аның оясын юк итәргә кирәк. Алар гадәттә караңгы урынны ярата, шуңа күрә түбә асларына, чарлак яисә тәрәзә асларына оя кора.

Ояны юк иткәннән соң, өйдә һәм участокта җыештыру эшләре башкарырга кирәк. Шөпшәләр эт һәм мәче ризыклары, шулай ук баллы һәм майлы ризык исләрен ярата. Шулай ук чүпләрне дә вакытында ташлап барырга кирәк.

Шөпшәләр килмәсен өчен, бүлмәләргә исле майлар, цитрус җимешләре кабыклары яисә кипкән лавандаларны куярга мөмкин. Шулай ук, шөпшәләрне куркыту өчен, ультратавышлы җайланмалар сатыла.

Әзерлек чараларын алдан ук күреп куярга да була. Йортта шөпшәләр оя кормасын өчен, сезон башында ук бүлмәләрне инсектицидлар белән эшкәртергә кирәк. Бу очракта, шөпшәләр очып керсә дә, монда оя кора алмаячак.

 

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/oiga-oya-korgan-sopsalardan-nicek-kotylyrga-5873080

фото: Р. Мостафина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев