Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өлешчә мобилизация: үзең белән нәрсә алырга?

Мобилизациягә чакырылучы гражданнар үзләре белән бер тәүлеккә җитәрлек һәр теләгән әйберен алырга мөмкин.

Аларга, шулай ук, һава торышына туры китереп киенергә, үзләре белән җылы кием алырга киңәш ителә. Аларны, тиешле урынга барып җиткәч, өйгә посылка белән салырга мөмкин.

Хәрби частьларда мобилизацияләнгән гражданнарны кирәкле кием белән тәэмин итәчәкләр. Дару препаратларына килгәндә, гражданнар үзләренә кирәкле барлык даруларны алырга мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: хәрби частька килгәч, мобилизацияләнгән гражданнарга барлык төр әйберләр биреләчәк, шул исәптән медицина препаратлары да.

Шул ук вакытта шәхси гигиена әйберләре, перчатка, батарейка, төймәле гади телефон алырга киңәш ителә.

Без Донбасста махсус хәрби операциядә катнашып кайткан егет белән аралаштык. Ул, беренче чиратта, махсус кремнар, медикаментлар, җылы кием, уңайлы аяк киеме алырга киңәш итә. Азык-төлеккә килгәндә, ул, юлда ашарга кирәкле әйберләрне генә алырга кирәк, диде.

Автор:Ример Насретдинов

https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-09-27/leshch-mobilizatsiya-ze-bel-n-n-rs-alyrga-2968031

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мобилизация

2
X