«Омикрон»: ничек дәваланырга? (табиб киңәше)
Коронавирусның «омикрон» штаммы Татарстанга да килеп җитте. Авыручылар саны көннән-көн арта. Шундый катлаулы чорда инфекция йоктырмас өчен нишләргә? Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хәертдинов организмда яңа штаммның беренче билгеләре күренүгә нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлатты.
* Табиб әйтүенчә, «омикрон» билгеләре гадәти суык тидерү, ОРВИ билгеләреннән аерылмый диярлек: тән температурасы күтәрелә, баш-гәүдә авырта. Мондый билгеләр сизелә башлауга, көненә 3 тапкыр температураны үлчәп, аны төшерә торган дарулар, тәүлегенә кимендә 2 литр су эчәргә кирәк.
* Өй аптечкасында суык тидергәндә, ОРВИ йоктырганда кулланыла торган дарулар булсын. Тәгаенләп әйтсәк, температура төшерү, сызлауны басу өчен – ибупрофен, ацетилсалицил кислотасы (аспирин); тамак авыртканда – микробларга, ялкынсынуга каршы үләннәрдән яки хлоргексидиннан эшләнгән препаратлар; томау төшкәндә – кан тамырларын кысу үзенчәлегенә ия булган тамчылар, борынны юдыру өчен диңгез суы; тамчы, вируска каршы спрей рәвешендәге препаратлар (гриппферон, генферон лайт һ.б.). Бу дарулар сырхауның хәлен җиңеләйтергә тиеш.
* Игътибар! Тән температурасы дарулар ярдәмендә дә 3 көн рәттән 38 градустан төшмәсә, һава җитмәгән кебек тоелып, сулыш алу кыенлаша башласа, табиб чакырырга кирәк.
https://vatantat.ru/2022/01/73267/
https://pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев