Организмның картаюын күрсәтүче билгеләр
ҖӘМГЫЯТЬ

Организмның картаюын күрсәтүче билгеләр

Кешеләр еш кына картаю кинәт кенә башлана дип уйлый. Менә кичә генә син япь-яшь идең, иртән торганда инде үзгәргәнсең.

Ләкин чынлыкта организм әкренләп картая. Ул һәрвакыт үзендәге үзгәрешләр турында безне кисәтә, ләкин без аны ишетмибез яки ишетмәгәнгә салышабыз.
 

Иртә таңнан  буыннар катып уяну

Яшь вакытта яткан урыннан сикереп торып йөгерә идегезме? Хәзер иртәләрегез башкача башлана. Уянасың, торасың, ләкин беренче адымнарны үрдәк кебек атлыйсың: аяклар авыр, тезләр тулысынча бөгелми, гәүдә бер яктан икенче якка янтая...

Бераз йөргәч, буыннар языла үзе, барысы да үткән кебек була. Бу картаюның беренче классик билгесе: буыннардагы синовиаль сыеклык хәзер элеккеге сыйфатын югалта. Эшли башлау өчен мускулларга башта җылынырга кирәк.

Нәрсә эшләргә? Иртәнге күнегүләрне искә төшерергә туры киләчәк. Хәтерлисезме, мәктәптә безгә көн саен иртән өйрәтәләр иде бит аларны. Менә кайчан кирәк булып чыкты алар!

Иртән тире бөгәрләнгән тукыма кебек

Элек йөзеңне мендәргә куеп йокласаң да, уянгач бер эзе калмый иде. Хәзер битегезне мендәр эзе берәр сәгатьләп «бизи». Тагын бер билге – бармак белән тәнгә бассаң, чокыры тиз генә бетми. 

Бу косметик проблема гына түгел. Бу – коллаген һәм эластин кытлыгы башлану турында сөйли. Тире үзенең сыгылмалылыгын югалта, май катламы кими.

Нәрсә эшләргә? Көн дә тиешле күләмдә су эчү, тирене кремнар белән тукландыру, дымландыру, рационны дөрес итеп кору –  болар тән тиресенең яшьлеген озаграк сакларга мөмкинлек бирә. 

Кулның көче кимү

Тозлы кыяр банкасын элек бер кул белән дә җиңел генә ача ала идегезме? Хәзер чәйнекне күтәреп су агызу да авыр булып тоеламы? 

Мускуллар – матурлык кына түгел, сәламәтлек һәм яшьлек резервуары. 30–35 яшьтән соң мускуллар кими, саркопения башлана. Мускуллар һәм нервларның зәгыйфьләнүе кул көченең кимүенә китерә.

Нәрсә эшләргә? Әлеге дә баягы физик күнегүләрне искә төшерергә туры килә. Мускулларга җиңел генә көчәнеш бирергә. 

Аз гына кыймылдасаң да, тын бетү

Элек бишенче катка күтәрелү берни түгел иде, хәзер икенче катка менгәнче үк тын кысыла. Яисә автобуска йөгергәндә йөрәк үз урыныннан чыгып китәр төсле тоела.

Бу сулыш һәм йөрәк-кан тамырлары системасының торышын күрсәтә. Йөрәк эшчәнлеге кими, кан тамырлары сыгылмалылыгын югалта.

Нәрсә эшләргә? Аэробик күнегүләр: йөрү, йөзү, җиңелчә йөгерү йөрәкнең эшчәнлеген яхшыртырга булыша. 

Тән тиресе корый

Элек кыш көне генә крем кулланырга туры килә иде. Хәзер бөтен тән тиресе коры. Бу корылыкны кремнар белән генә бетерүе дә кыен.  

Нәрсә эшләргә? Суны тиешенчә күп эчү, һаваны дымландыру, тирегә майлы һәм тукландыра торган кремнар сөртү.

 

https://syuyumbike.ru

фото: ясалма фәһем ярдәмендә

 


Нет комментариев