ОСАГО полисы компенсациясенә кемнәр хокуклы – Лениногорск Социаль фонды аңлата
Белгеч җавабы.
ОСАГО полисы компенсациясенә – мәҗбүри автоиминият полисы бәясенең яртысын каплау хокукына инвалидлыкның теләсә кайсы төркеме булган кешеләр, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре ия.
Бу хакта Социаль фондның Лениногорск Клиентлар хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова хәбәр итә.
Аның әйтүенчә, компенсация полис гамәлдә булган чорда бер генә транспорт чарасы өчен бирелә. Иминият полисында, инвалидның үзен яки аның законлы вәкилен дә кертеп, өч машина йөртүче күрсәтелергә мөмкин.
“Төп шарт ул – медицина күрсәткечләре буенча транспорт чарасы булу, ул тернәкләндерү һәм абилитациянең (ИПРА) индивидуаль программасында күрсәтелергән булырга тиеш”, - ди Айгөл Исламова.
2026 ел башыннан ОСАГО полисы компенсациясен Лениногорскиның – 9 кешесе, Татарстанның 429 кешесе алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев