Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Отпуск алуга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итәләр

Россиядә ел саен түләнә торган түләүле отпускны бүлүне гадиләштерергә тәкъдим итәләр.

Хәзер вакытта күп кеше ялын икешәр атнага бүлеп ала.

Заманча сәясәт проблемаларын тикшерү институты директоры Антон Орлов исә 14 көнлек өзлексез ял итүдән баш тартырга тәкъдим итә. Бу хакта ул Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков исеменә хат юллаган. Россиянең Хезмәт кодексы буенча еллык түләүле отпуск 28 көн тәшкил итә. Бер өлеше 14 көннән дә артык булмаска тиеш дигән шарт белән аны бүлеп алырга мөмкин. Эш бирүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен бу норма авыр булырга мөмкин, дип, Oрлов ялны җидешәр көн итеп дүрткә бүлү мөмкинлеге бирергә тәкъдим итә.

ЧЫГАНАК

фото: Владимир Васильев / "Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев