Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Патриотик тәрбияне тарих аша

Яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә өлкән буынның роле бик зур. Шәһәребез ветераннар советы бу уңайдан ниләр генә эшләми: мәктәпләрдә ветераннар белән очрашулар үткәрә, төрле конкурс-викторина, күргәзмәләр, волонтерлар белән бергә төрле акцияләр уздыра. Күптән түгел ветераннар советында үткән фәнни-гамәли конференция моның ачык дәлиле. Аңа башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир...

Яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә өлкән буынның роле бик зур. Шәһәребез ветераннар советы бу уңайдан ниләр генә эшләми: мәктәпләрдә ветераннар белән очрашулар үткәрә, төрле конкурс-викторина, күргәзмәләр, волонтерлар белән бергә төрле акцияләр уздыра.


Күптән түгел ветераннар советында үткән фәнни-гамәли конференция моның ачык дәлиле. Аңа башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Вагиз Санатуллин, район ветеран оешмалары активлары, оешма-предприятие ветераннары чакырылган иде.
Ветераннар советында «Ветеран» үзәге бар иде. Анда тынгысыз, һәр чарада активлык күрсәткән әби-апалар җыелып, Сәрия Миргасыймова җитәкчелегендә яшьлекләрен искә ала, кич утыра, концертлар куя иде. Әлеге үзәк урнашкан бүлмәгә яхшы ремонт ясап, яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча мемориаль үзәк ясаганнар. Хәзер монда төрле фәнни-гамәли конференцияләр, күргәзмәләр, очрашулар үткәреләчәк. Мәктәп укучыларының, студентларның язмалары, сугыш еллары, әби-бабалары турындагы иншалары урнаштырылган стенд һәм бүлмәнең бизәлеше - Анастасия Баһмисованың тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Әлеге үзәкнең җитәкчесе итеп Евгений Белоглазов куелган. Конференция алдыннан мемориаль үзәкне тантаналы рәвештә ачып, бу эшкә зур өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.
«1812 елгы сугыш геройларына мәңгелек дан» дип аталган фәнни-гамәли конференция нәкъ менә шул мемориаль үзәктә үтте. Конференция республика гимны һәм кадетларның дәүләт флагын алып чыгуы белән башланып китте. Конференцияне ачып, Владимир Друк Бородино сугышы булганга 200 ел үтеп китүен, геройларның батырлыклары турында сөйләп үтте. Иске Куак авылыннан килгән ветеран Владимир Гадиев рус-французлар сугышын үз авылы белән бәйләп, руслар французларны әсирлеккә төшергәч, тоткынлыкта Куакта тотуы хакында кызыклы мәгълүмат җиткерде. Ветераннар сугышның ничек башлануы, данлыклы гаскәр башлыклары турында фикер алышты. Русларның бәрелештә җиңүен туган илгә көчле мәхәббәт, патриотлык хисе көчле булуы белән бәйләп аңлатты конференциядә катнашучылар. Ә «Бородино» поэмасыннан бер өзекне сәхнәләштерү конференцияне тагын да җанландырып җибәрде, шул чорны, мизгелне күз алдына китерергә мөмкинлек бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Солдат