Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Пенсия фонды: Мобилизацияләнгәннәрнең керемнәре балалар пособиесен билгеләгәндә исәпкә алынмаячак

Пенсия фонды бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, 1 ноябрьдән мобилизацияләнгән гражданнарның керемнәре балалар пособиеләрен билгеләгәндә исәпкә алынмый.

 Тиешле кагыйдәләр хөкүмәт карары белән расланган. Мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең кереме булмау да мохтаҗлыкны бәяләү  чорында гаиләсенә түләүләр билгеләүдән баш тарту өчен нигез булып тормый.

Лениногорск пенсия фонды бүлекчәсе белгечләре аңлатканча, 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына һәм авырлы хатын-кызларга айлык пособиеләр билгеләгәндә, мохтаҗлык критерийлары кулланыла.  Җан башына керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган уртача керемле гаиләләр әлеге төр түләүләрне алырга хокуклы. Пособие алу өчен ата-аналардан расланган хезмәт хакы яисә аның юклыгының объектив сәбәпләре күрсәтелгән белешмә сорала, гаилә мөлкәте билгеләнгән таләпләргә җавап бирергә тиеш.

“Баланың әтисен мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырган очракта, аның моңа кадәр алган хезмәт хаклары, премияләр, эшкуарлык кереме һәм башкалар хәзер мохтаҗлык исәпләгәндә исәпкә алынмый. Мобилизацияләнүченең хезмәт хакы булмау сәбәпле,  гаиләгә пособие билгеләүне сорап язылган мөрәҗәгать кире кагылган булса, хәзер аның хатыны яңадан пособие сорап, Пенсия фондына мөрәҗәгать итә ала. Исәп-хисап чорында керемнәр булмау сәбәпле түләүдән баш тарту турындагы карар чыгарылмаячак”, - дип аңлата Лениногорскиның клиентлар хезмәте начальнигы Айгөл Исламова.

 Хәрби хезмәткә мобилизация буенча чакыруларны раслый торган документлар мөрәҗәгать итүче тарафыннан мөстәкыйль тапшырыла. Пособие гаиләләргә 6 айга билгеләнә, ярты елдан соң Пенсия фондына яңа гариза бирергә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев