Пенсияне түләүнең бердәм графигы юк.
Россия почтасы бүлеге аша һәр айның беренче көнендә түләүләр алучы пенсионерлар 2022 елның гыйнвары өчен акчаны декабрьдә алачак. Бу гыйнвардагы бәйрәм көннәре белән бәйле.
Россия Халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты деканы урынбасары Елена Григорьева сүзләренә сылтама белән «Прайм» агентлыгы хәбәр иткәнчә, шул ук вакытта пенсияне түләүнең бердәм графигы юк.
«Төрле төбәкләрдә пенсияләр банкларга һәм почта бүлекләренә төрлечә күчерелә. Түләү сроклары турындагы мәгълүматны Россия Пенсия фондының төбәк бүлекләре телефоннары буенча шалтыратып ачыкларга мөмкин», — дип аңлата ул.
Аның сүзләренчә, декабрьдә шулай ук 80 яшькә җиткән гражданнарның иминият пенсиясенә теркәлгән түләүләрне индексацияләгәннәр. Хезмәт эшчәнлеген өч ай элек тәмамлаганнар да индексация алды.
Нет комментариев