Пенсия фонды хәбәр итә: яңа пособиегә гаризалар 1 майдан кабул ителә
Лениногорск Пенсия фонды идарәсе хәбәр иткәнчә, 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга пособие түләү буенча гаризалар 1 майдан кабул ителә башлый.
Ә пособие үзе 1 апрельдән билгеләнәчәк. Димәк, 1 майдан соң гариза тапшырып, гаилә ике ай өчен: апрель һәм май өчен түләүне алачак. Балага апрельдә 8 яшь тулган булу – төп шарт.
Пособие гаиләнең кеременә карап билгеләнә. Түләү яшәү төбәгендә җан башына уртача керем яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләргә билгеләнәчәк.
Төбәктә бала өчен яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итә торган яңа түләү күләме дә керемгә бәйле. Түләүнең база күләме – 50 процент, ил буенча уртача ул – 6 150 сум. Әгәр дә бу түләүне исәпкә алып та гаиләдә керем яшәү минимумыннан ким булса, пособие төбәк яшәү минимумының 75 проценты күләмендә билгеләнәчәк. 75 процент күләмендә пособие билгеләп тә, гаиләнең җан башына уртача керем күләме яшәү минимумыннан азрак кала икән, ул вакытта балага төбәктә яшәү минимумының 100 проценты күләмендә максималь пособие билгеләнә.
Исегезгә төшерәбез, хәзер 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга түләүне бары тик ялгыз ата-аналар гына рәсмиләштерә ала һәм әлеге пособие күләме региональ яшәү минимумының 50 процентын тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев